Иммануил Кант

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иммануил Кант latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Иммануил Кант
алман. Immanuel Kant
Immanuel Kant (painted portrait).jpg
Туган телдә исем алман. Immanuel Kant
Туган 22 апрель 1724(1724-04-22)
Кенигсберг, Пруссия
Үлгән 12 февраль 1804(1804-02-12) (79 яшь)
Кенигсберг, Пруссия
Күмү урыны Кёнигсбергский собор[d][1]
Яшәгән урын Көнигсберг
Милләт немец
Ватандашлыгы Пруссия байрагыПруссия
Әлма-матер Көнигсберг университеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Эш бирүче Көнигсберг университеты[d]
Ата-ана
Immanuel Kant signature.svg

Commons-logo.svg [[commons:Category:Immanuel Kant|Иммануил Кант
алман. Immanuel Kant]]
Викиҗыентыкта

Иммануи́л Кант (алман. Immanuel Kant [ɪˈmaːnu̯eːl ˈkant]; 22 апрель 1724, Кенигсберг, Пруссия[2] — 12 февраль 1804, шунда ук) — Романтизм һәм Мәгърифәт чоры чикләрендә эшчәнлеген алып барган немец фәлсәфәчесе, алман классик фәлсәфәсенең башлап җибәрүчесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бай булмаган һөнәрче гаиләсендә туа. Эммануил исемен Изге Эммануил хөрмәтенә бирәләр. Кант «Фридрихс-Коллегиум» дәрәҗәле гимназиясен тәмамлый, аннары Кенигсберг университетына керә. Атасының үлеме сәбәпле ул университетны тәмамлый алмый. Гаиләсен туендырыр өчен укуны ташлаганнан соң ул өй укытучысы булып эшли. Нәкъ шушы дәвердә, ягъни 17471755 елларда ул үзенең әле дә актуальлеген югалтмаган Кояш системасының беренчел томанлыктан килеп чыгуы турындагы космогоник теориясен эшләп чыгара һәм нәшер итә.

1755 елда Кант диссертациясен яклый һәм университетта укытырга рөхсәт бирүче доктор дәрәҗәсен ала. Аның кырык елдан артыкка сузылган укытучылык дәвере башлана.

1770 елда ул Кенигсберг университетында логика һәм метафизика профессоры буларак билгеләнә. 1797 елга кадәр ул фәлсәфә, математика һәм физика белән бәйле төрле дәресләр бирә.

Фәлсәфә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессор булы эшләгән чорда ул үзенең фәлсәфәсенең үзәген тәшкил итүче өч төп әсәрен яза:

Бу әсәрләр фәлсәфәдә фундаменталь урын алып торалар һәм авторына XVIII гасырның бөек фикер йөртүчесе абруен казандыралар. Алар фәлсәфәнең алдагы үсешенә зур тәэсир ясыйлар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 https://fr.wikipedia.org/wiki/Cath%C3%A9drale_de_K%C3%B6nigsberg
  2. Бүгенге көндә Калининград, Россия
  3. 3,0 3,1 Зарипов М.М. Фәлсәфә тарихы: студентлар өчен лекцияләр курсы. — Казан: ТҖМДН нәшрияты, 2009. — б. 88.